ӘБИЕМДӘ КУНАКТА-ОНЫТЫЛА БАРГАН ШӨГЫЛЬЛӘРНЕ БАРЛЫЙ — 31 июля 2026 г. в 05:00:12.510
ӘБИЕМДӘ КУНАКТА-ОНЫТЫЛА БАРГАН ШӨГЫЛЬЛӘРНЕ БАРЛЫЙ Районыбызның Баки Урманчы урамында "Күрше" фестивале кысаларында "Әбиемдә кунакта" иҗади проекты узды. Проект икенче тапкыр үткәрелә. Төп герой, әби ролен башкаручы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Хәнәфиева янәдән райондашларыбызны үз янына җыеп, авыл мохитенә алып керде һәм онытыла барган шөгыльләр белән таныштырды. Катнашучылар мунча себеркесе ясарга, мунчала, чыбыркы үрергә өйрәнделәр. Ташкичү авылының “Өммегөлсем” халык фольклор коллективы белән кульяулык чигү серләренә төшенделәр. Каз каурыеннан май канаты ясау ысулларын өйрәнделәр. Иң җитезләр уеннарда көч сынаштылар, сыер саву һәм балык тоту ярышында катнаштылар. "Әбимедә кунакта" проектының яираттагысы 13 нче август Көнбатыш мәчете янындагы мәйданчыкта үтәчәк. #АрскКультура #АрскийРДК

