Котлыйбыз!💐 — 30 июля 2026 г. в 09:46:41.579
Котлыйбыз!💐 Бүген Арча районы Субаш-Аты авылында гомер итүче тыл ветераны, Гайфуллина Фагыйлә Габдулла кызының олуг юбилее — 95 яшь тулган көне! Фагыйлә апа тормыш иптәше Нәҗип абый белән бергә җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Авырлыклар, сынаулар, кайгылар һәм хәсрәтләр кичереп, шулай да сынмый-сыгылмый, намуслы хезмәт белән зур тормыш юлы үткән кешеләр алар. Сезнең буын — безнең өчен ныклык, сабырлык һәм Ватанга тугрылыкның тере үрнәге. Хөрмәтле Фагыйлә Габдулловна! Алдагы көннәрегездә дә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-сөенечләр белән хәерле гомер кичерергә язсын. Якыннарыгызның бәхетенә сөенеп, туганнарыгызның таянычын тоеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын сезгә!

