ИКМӘК БУЛСА, ҖЫР ДА БУЛА 🌾 — 7 августа 2026 г. в 11:27:15.819
ИКМӘК БУЛСА, ҖЫР ДА БУЛА 🌾 Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре бара, уңышны түкми-чәчми җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз ару-талуны белми хезмәт итә. Һәр елны урып-җыю кампаниясе дәвамында Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы басу- кырларга, ындыр табагына концерт программа белән чыга. Бүген Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агиткультбригада "Икмәк булса, җыр да була” дигән программа белән Иске Чүриле авылының "Яңарыш" хуҗалыгы ындыр табагында эшләүчеләрне матур җырлары белән ял иттерделәр. #АрскКультура #АрскийРДК

