ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ ТУКТАЛЫШ🚌 — 5 августа 2026 г. в 18:33:12.955
ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ ТУКТАЛЫШ🚌 Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы "Музыкаль тукталыш" дип исемләнгән концерт программасын дәвам итә. Әлеге проект мәдәният учаклары булмаган авылларда яшәүче халыкка мәдәни-күңел ачу чаралары оештыруны күздә тота. Аның кысаларында мәдәният хезмәткәрләребез төрле авылларга чыгып, тамашачыларга җыр-моңнарын, иҗади чыгышларын тәкъдим итәләр. Бүген "Музыкаль тукталыш" Каратай авылында булды. Авыл халкы агиткультбригада чыгышын яратып, кайнар алкышларга күмеп карады. #АрскКультура #АрскийРДК

