Бүген, 17 сентябрьдә, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте ишегалдында ра...
Бүген, 17 сентябрьдә, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте ишегалдында районыбызның легендар шәхесе, Арча районының Мактаулы гражданины, педагогик хезмәт ветераны, 1981-2002 елларда Арча педагогика училищесы директоры, җәмәгать эшлеклесе Сәгъдиев Илдус Абдрахман улын соңгы юлга озату мәрәсиме узды. Илдус Абдрахман улы үзенең бөтен гомерен укытучылык эшенә багышлаган бик яхшы җитәкче, зирәк остаз, мәгарифнең сыйфаты өчен тирәнтен кайгырткан, укытучы һөнәренең абруен күтәрергә өйрәткән шәхес иде. Илдус Сәгъдиевнең зур һәм күп көч таләп итә торган хезмәте турында аның мактаулы исемнәре һәм бүләкләре сөйли: Россия Федерациясе мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Арча районының Мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, «Дуслык» ордены, «Мәгарифтәге хезмәтләре өчен», «Мактаулы остаз» күкрәк билгеләре. Илдус Абдрахман улының якты истәлеге аның якыннарының, укучыларының, хезмәттәшләренең йөрәкләрендә мәңгегә сакланыр...