"Пермь-Арча" дуслык күпере
"Пермь-Арча" дуслык күпере Арча муниципаль районының Арча шәһәре 6 урта мәктәбе директоры Филсинә Закирова, Арча шәһәре 5 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлнар Сөләймәнова, Арча шәһәре 7 урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы, район укытучыларының ассоциация җитәкчесе Алсу Файзуллина Пермь краенда эшлекле сәфәрдә. Эшлекле сәфәр кысаларында педагоглар Пермь краенда туган тел һәм этномәдәни белем бирүне тормышка ашыру буенча эш алып баручы белем бирү оешмаларында фикер алышалар. Сәфәр төбәкара профессиональ бәйләнешләрне ныгытуга ярдәм итә һәм муниципалитетта этномәдәни белем бирү системасы үсешенә юнәлтелгән төп векторларны билгеләргә мөмкинлек бирә. Арча шәһәре 6 урта мәктәбе һәм Пермь крае Барда районы Г.Тукай исемендәге "Барда" гимназиясе, Кунгур муниципаль округы Г.Тукай исемендәге "Усть-Турк" урта мәктәбе арасында килешү төзелде. Арча шәһәре 5 балалар бакчасы Барда районы "Барда" балалар бакчасы белән килешү төзеп киләчәккә планнар кордылар. Эшлекле сәфәр дәвам итә.