ӨЛКӘННӘР ИҖАДИ БӘЙГЕДӘ КӨЧ СЫНАШТЫ
ӨЛКӘННӘР ИҖАДИ БӘЙГЕДӘ КӨЧ СЫНАШТЫ Бүген Арча район Мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Җырлыйк әле!" дип исемләнгән караоке-баттл узды. Иҗади бәйгедә катнашучылар җырларны, уен коралларын, җырчы һәм композиторларны танып белү, иҗат итү осталыкларын күрсәттеләр. Берсеннән-берсе иҗади һәм күңелле биремнәр аша командаларның бердәм эшләве дә сыналды. #АрскКультура #АрскийРДК