📚 “Егерме алтым! Иң кадерле исем, яши минем йөрәк түрендә”
📚 “Егерме алтым! Иң кадерле исем, яши минем йөрәк түрендә” Бүген район китапханәсендә «Мой Красный Восток – Минем Егерме Алтым» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Чарага әзерлек алдан ук башланып, китапханә коридорына 1941-1980 нче еллар тормышын күзаллау өчен бай күргәзмә әзерләнде. Китап тәкьдим итү чарасында бик күп истәлекләр, хәтирәләр яңарды. Һәр чыгыш ясаучы китапны чыгаруда үзеннән күп көч керткән автор – төзүче Бәдретдинова Раушания Илфат кызына, матди яктан спонсор булган, барлык авылдашларны туплап торучы Шәхмәтов Фидаил Хаҗиәхмәт улына, китапка мәглүмат биргән, һәр эштә ярдәм кулы сузган авылдашларына олы рәхмәтләрен белдерделәр. Егерме Алты авылы барысы 33 ел гына авыл булып яшәсә дә, үз тарихына бай, матур истәлекләр язып калдыруына, бу тарихны кадерләп-саклап, бердәм булып яшәүче авылдашлары булуына күңел сөенде. Чарада китапханәчеләр тарафыннан сәхнә күренешләре күрсәтелде, китапка кертелгән шигырьләр укылды. Гомумән, уздырылган кичә бик матур узды. Китапханәбез кунаклары рухи канәгатьлек алдылар, оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. 📸https://vk.ru/album-123447986_313658840 #АрскКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека