✨Бу атнада балалар бакчаларында зур кунаклар - Әтиләр!
✨Бу атнада балалар бакчаларында зур кунаклар - Әтиләр! 📌Әтиләр көне — күп кенә илләрдә билгеләп үтелә торган еллык бәйрәм. Россиядә Әтиләр көне 2021 елдан башлап октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел бәйрәм көне 18 октябрьгә туры килә. ✨Бакчаларыбызда бу уңайдан бик күңелле һәм мавыктыргыч чаралар үтә. Әтиләр балалар белән бергә спорт ярышларында катнашалар, осталык дәресләрендә үзләренең алтын куллы икәнлекләрен исбатлыйлар һәм хәтта бергәләп җырлап-бииләр! Балаларыбызның күзләрендәге шатлык һәм горурлык хисләрен күрү - иң зур бүләк. Сез — балаларыгыз өчен чын геройлар!