«Арча егетләре»нең 55 еллыгы: тарих, моң һәм горурлык!🎶
«Арча егетләре»нең 55 еллыгы: тарих, моң һәм горурлык!🎶 Бүген Арча Мәдәният йорты шыгрым тулы иде. Биредә районыбызның визит карточкасына әйләнгән «Арча егетләре» халык вокаль ансамбле оешуга 55 ел тулу һәм аның легендар җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Фәйзрахмановның тууына 85 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм кичәсе узды. Чарада ансамбльдә төрле елларда чыгыш ясаучылар һәм Марсель абыйның энесе — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты һәм Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов та катнашты. Бу көнне тарих битләре кабат ачылды: Ансамбль 1971 елның 23 февралендә, «Солдатлар» җыры белән беренче тапкыр сәхнәгә чыга. Исемне дә очраклы рәвештә 1974 елда Татарстан телевидениесенең туры эфирында алалар. Шуннан соң «Арча егетләре» ил буйлап таныла. 1975 елда «Комсомол җыры – 75» фестивалендә беренче лауреат исемен яулаганнан соң, 1979 елда коллективка «Халык ансамбле» дигән мактаулы исем бирелә. Марсель Фәйзрахманов җитәкчелегендә егетләр Болгария, Казахстан, Үзбәкстан һәм Россиянең дистәләгән шәһәрендә татар моңын яңгыратып, халыкара «Бәхетле яшьлек» фестивалендә дә лауреат булалар. 500дән артык егет һәм кыз бу коллективта канат ныгыткан. Аларның һәркайсы тормышта үз урынын тапкан, чөнки Марсель абый аларга: «Кыенлыклардан курыкмагыз, аларны җиңәргә өйрәнегез!» — дип әйтә килгән. Аның 40 еллык эшчәнлеге нәтиҗәсендә ансамбльнең 3 фильм-концерты, 42 радиоязмасы, 2 компакт-дискы һәм үзенең китабы да дөнья күргән. Ансамбль 10 ел дәвамында Диляра Галим кызы Хәйдәрҗанова җитәкчелегендә үз эшен дәвам итә. Республика күләмендә иҗаты белән халыкны сөендерә һәм бүген ансамбльгә Марсель Фәйзрахманов исеме бирелде. «Арча егетләре» — ул җыр гына түгел, ә чын ир-егетләр мәктәбе. Горурланабыз!