"ТатАрчаЖәй — Дуслык» старт алды!☀️ — 3 июля 2026 г. в 19:06:58.064
"ТатАрчаЖәй — Дуслык» старт алды!☀️ Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «ТатАрчаЖәй — Дуслык» төбәкара профильле сменасы үз эшен башлады. Быел Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 176 мәктәп укучысы өчен бу чын мәгънәсендә зур вакыйга! Биредә Әстерхан, Волгоград, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Сарытау, Свердловск, Томск, Төмән, Чиләбе өлкәләре; Красноярск, Пермь һәм Ставрополь крайлары; Башкортстан, Марий-Эл, Удмуртия һәм әлбәттә Татарстан районнарыннан килгән балалар ял итә. Балаларга матур яллар, яңа танышулар һәм җәйне файдалы итеп уздыруларын телибез!

