Бүген бездә зур вакыйга – татар “Әлифба” сы авторы Вагыйзов Сәләй Гатат улының 118 еллы...
Бүген бездә зур вакыйга – татар “Әлифба” сы авторы Вагыйзов Сәләй Гатат улының 118 еллыгына багышланган Икенче республикакүләм Вагыйзов укулары узды. Арча педагогия училищесында белем биргән, татар милләтенә тугъры хезмәт иткән, укытучы-методистлар, халык академиклары, Татар Әлифбасы авторлары Саләй Вагыйзов һәм Рәмзия Валитованың якты истәлекләренә багышланган бу конференциядә галимнәр, Татарстан республикасы мәгариф идарәсе җитәкчеләре, методистлар, башлангыч сыйныф укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары, ветераннар, студентлар катнашты.