АСП НИЖНЕСИКИЯЗОВСКИЙ СЕЛЬСОВЕТ МР БАЛТАЧЕВСКИЙ РАЙОН РБ
Новости · 16 июля 2026 г.
Табиб Иван Неумывакин – космонавтлар өчен дөрес туклану системасы булдырган билгеле кеш... — 16 июля 2026 г. в 10:39:41.513
Табиб Иван Неумывакин – космонавтлар өчен дөрес туклану системасы булдырган билгеле кеше. Ул организм сәгать кебек эшләсен өчен берничә киңәш бирә. ✅Беренче кагыйдә – ашаганнан соң бернинди сыеклык эчәргә ярамый. Төшке аштан соң ук чәй яки су эчү – иң төп хата, ди табиб. Сыеклык ашказаны сутын сыекландыра. Нәтиҗәдә, ризык эшкәртелми, ә чери. Организм файда урынына токсиннар, эч кабару, арыганлык ала. “Иң яхшысы – ашар алдыннан 30 минут алдан һәм ашаганнан соң ким дигәндә бер сәгатьтән соң гына эчегез”, – ди табиб. ✅Икенче киңәш – бик яхшылап чәйнәгез. Бер кашык ризыкны авызга капкач, 30-50 чәйнәү хәрәкәте ясагыз. Югыйсә, ашказаны үзенә төшкән ризыктан файдалы матдәләрне алырга азапланып, хәлдән таячак. Лайфхак: чәйнәгән арада кашык-чәнечкегезне өстәлгә куегыз. Өч тапкыр кимрәк порция белән тамагыгыз тук булачак. ✅Өченче киңәш – су эчегез. Чәй, кәһвә, газировка түгел. Алар организмны сусызландыра. Нәтиҗәдә, баш мие эшчәнлеге бозыла, иммунитет төшә. Суны ничек дөрес эчәргә: *иртән ач карынга 1-2 стакан су эчеп куегыз; * ашыйсыгыз килсә, башта су эчегез, вак йотымнар белән. Сезнең ашказаныгыз чүплек түгел. Ризыкка чәй салмагыз, кисәкләр белән йотмагыз, чиста суны суррогатларга алыштырмагыз. Һәм сез һәрвакыт сәламәт булырсыз.

