АСП НИЖНЕСИКИЯЗОВСКИЙ СЕЛЬСОВЕТ МР БАЛТАЧЕВСКИЙ РАЙОН РБ
Новости · 12 июля 2026 г.
😢Кичә Ишембай районында 2023 елда туган бала һәлак булган. Сабый Сәләвек елгасында су... — 12 июля 2026 г. в 10:36:43.926
😢Кичә Ишембай районында 2023 елда туган бала һәлак булган. Сабый Сәләвек елгасында суга баткан. Якыннары баланы судан чыгарып, йөрәк-үпкә реанимациясе үткәргәннәр. Кызганычка каршы, фаҗига урынына килгән ашыгыч ярдәм бригадасы баланың үлемен раслаган. ❗Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә: 🙏 балаларны су буенда караучысыз калдырмагыз, 🙏балага коткару жилеты, җиңсәләр яки түгәрәк кидерегез; 🙏җиһазландырылган урыннарда гына су коеныгыз, анда коткаручылар кизү тора һәм су төбе чистартылган.

