Бүген бездә кунакта Әтнә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Әкият иле" курчак ... — 11 июня 2026 г. в 13:41:55.225
Бүген бездә кунакта Әтнә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Әкият иле" курчак театры. Режиссеры Сәләхетдинов Рафис Рәис улы. Әтнә район мәдәният йорты методистлары - Самигуллина Гөлшат Нәҗмөхәммәт кызы, Сираҗиева Гөлүзә Әбрар кызы, Шигапов Фәрит Гомәр улы булды. Хөрмәтле «Чулпан» лагерыбызнын кунаклары, үткәргән остаханәгез (мастер-классыгыз) өчен Сезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Бик эчтәлекле һәм файдалы чара булды. Киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм энергия телибез сезгә!

