КАБУЛ БУЛСА ИДЕ ТЕЛӘКЛӘР. — 31 декабря 2025 г. в 20:47:17.245
КАБУЛ БУЛСА ИДЕ ТЕЛӘКЛӘР. Яңа елны көтеп ярсу аттай, Типкән чакта безнең йөрәкләр. Һәммәгезгә рәхмәтемне әйтеп, Бар бит җиткерәсе теләкләр. Иң беренче сәламәтлек телим, Берүк ансы ташлап китмәсен. Гомерләрне матур үткәриек, Бер минутта зая үтмәсен. Өстәлләрдә һәрчак икмәк булсын, Килеп йөрсен туган-күршеләр. Бер-бересенә миһербанлы һәмдә Игелекле булсын кешеләр. Балалар да йөзне кызартмасын, Раббым бирсен тәүфикъ-һидәят. Юлдаш булсын иде һәркайсына, Матур тормыш, якты киләчәк. Парлыларга тигез тормыш телим, Парсызларга насыйп ярларын. Күркәм сабырлыклар бирсен Раббым, Иртә югалтканга парларын. Авыр сүздән, ямьсез карашлардан, Яшь түкмәсен ата-аналар. Парлы , тигез, тату гаиләләрдә, Туып торса иде балалар. Илләр тыныч, күкләр аяз булсын, Өйдә булсын дуслык, татулык. Гаиләләрдә чын ярату булсын, Балаларга үрнәк алырлык. Ил - көннәргә тынычлыклар иңсен, Исән имин булсын балалар. Бала югалтуның ачыларын, Татымасын ата - аналар. Хәләл маллар, яхшы эшләр генә, Очратсачы гади эшчеләр. Туганнар да дус - тату яшәсен, Булмасыннар усал, көнчеләр. Басуларда иген шаулап үссен, Келәт тулсын арыш-бодайга. Абзарларда кош-корт, терлек булсын, Кирәк саен егып суярга. Яңа елны көтеп ярсу аттай, Типкән чакта безнең йөрәкләр. Раббыбыздан сорыйм, берүк кабул Булса иде минем теләкләр. Бирүче дә, алучы да Үзең, Син бердәнбер, бөек бер Аллаһ. Мин ышанам, изге теләкләрне Кабул кыларсың Син ИншәАллаһ. Ф.Мөхәммәтҗан

