💥 Владислав Мандрейкин тарихы – ул коры фактлар гына түгел — 29 августа 2026 г. в 08:30:03.569
💥 Владислав Мандрейкин тарихы – ул коры фактлар гына түгел Райондашларыбыз үзенә карата игътибарлы, һәм кеше хәленә кереп ярдәм итәргә ашкынып торучыларны аеруча үз итә. Әле шушы көннәрдә генә күптәнге танышым, районның абруйлы хезмәт ветераны диспансерлык тикшеренүе вакытында күкрәгендә авырту сизеп аны ренгент аша тикшерергә уйлый. Монда аңа тәҗрибәле табиб Владислав Мандрейкин ярдәмгә килә. Ул аны кат-кат карап тикшергәч анда шеш табып аңа ашыгыч операция ясатырга киңәш итә. Казан шәһәрендә дәваланып кайтканнан соң ул үзенең гомерен саклап калган табиб белән газета укучыларын да таныштыруыбызны сорап мөрәҗәгать итте. Әлеге операцияне ясаган табиб та аның аз гына соңаруы зур фаҗига белән тәмамланачагын әйтеп кайтарган. Владислав Мандрейкинны мин күптәннән беләм. Ул Норлат шәһәрендә укытучылар гаиләсендә ишле гаиләдә туып үскән. Әнисе биология фәненнән укыткан, әтисе фронтовик-укытучы. Гомерлек һөнәр сайлауында аңа мөгаен, әтисе ягыннан туган хәрби-хирург абыйсының йогынтысы зур булгандыр. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан медицина институтына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлагач хезмәт юлын Казан шәһәрендәге 5 нче хастаханәдә башлап җибәрә. Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

