⚽Мистер Рикко» кубогы — Балык Бистәсендә — 3 сентября 2026 г. в 09:00:02.294
⚽Мистер Рикко» кубогы — Балык Бистәсендә Кичә «Яшьлек» стадионында футбол буенча «Мистер Рикко» кубогына турнир узды. Җиде команда төп трофей өчен көрәште, югары әзерлек дәрәҗәсе һәм мавыктыргыч уен күрсәтте. Ярышлар нәтиҗәләре буенча: • Өченче урынны Трой-Урай авыл җирлеге командасы яулады. • Көмеш призер — «Нео-Транс» командасы. • Төп призны Балык Бистәсе командасы отты. 💥Финал уены аеруча киеренке булды — җиңүчене бары тик пенальти сериясендә генә ачыкларга мөмкин булды. Соңгы минутларга кадәр киеренке көрәш командаларның югары һәм тигез диярлек әзерлек дәрәҗәсен раслады.

