💥Яшь кадрлар авылларга кайта — 3 сентября 2026 г. в 07:59:35.819
💥Яшь кадрлар авылларга кайта Шумково авылына баргач, безгә биредә күптән түгел генә эшли башлаган яшь фельдшер Роберт Анатольевич Самоукин турында язарга сорадылар. Роберт Анатольевич - Балык Бистәсенең 1 нче гимназиясен тәмамлагач, Казан медицина көллиятенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, ул үзенең туган районына хезмәт итәргә кайткан. - Мин монда нибары бер ай гына эшлим. Башта шәһәрдә практика үттем, аннан соң юллама буенча үз районыма кайтып, Шумково авылын сайладым. Биредә халык искиткеч: кешеләр дус, аралашучан һәм ярдәмчел, - дип сөйли Роберт. Хәзер өлкәннәрне диспансеризацияләү актив бара: фельдшер кан ала, ЭКГ ясый, күз басымын үлчи, шулай ук тикшеренүнең беренче этабын узганнарны диспансер күзәтүе астында тота. Ул көнгә 5 тән 12 пациентка кадәр кабул итә - кешеләр билгеләмәләр алырга, кан басымын үлчәтергә яки яңа белгеч белән танышырга килә. Йөрәк авыртуына зарланучы авырулар байтак . Мондый очракларда Роберт Анатольевич ЭКГ ясый һәм нәтиҗәләрне расларга районга юллый. Тулырак " авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

