Син... син мине бүген үлемнән алып калдың...
Син... син мине бүген үлемнән алып калдың... Ул көннәрне Искәндәр хәзер дә йөрәгенең иң тирән бер почмагында, салкын курку һәм өмет катыш саклый. Аңа ун яшь иде. Иртәгесен ул, мәктәпкә бармыйча, шәлен култык астына кыстырып, базарга китте. Көн суык, җил үтәдән-үтә кисә. Ул озак басып торды. «500 сум... 300 сум», — дип кычкырып сатучылар яныннан узды, аның янына килүче булмады. Шәле иске, кемгә кирәк инде ул? Шулчак аның янына затлы чит ил костюмыннан, ялтырап торган күн итектән бер ир-ат килеп басты. Ул малайның калтыранган кулларына, мөлдерәп торган күзләренә карады. — Нәрсә сатасың, энем? — диде ул йомшак кына. — Шәл... әнинеке...әни авырта ... — диде Искәндәр, пышылдап кына. Ир-ат шәлен җентекләп карап тормады, кесәсеннән биш меңлек чыгарды да малайга сузды. — Мә, ал. Адресыгызны калдыр әле, — диде ул, малайның аптырап калганын күреп. — Кирәк булса, табармын. Искәндәр очып диярлек даруга йөгерде, аннан — хастаханәгә. Табиблар, кыйммәтле ампуланы күреп, башта ышанмый тордылар, аннан соң иңнәреннән авыр йөк төшкәндәй булды. Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/sin-sin-mine-bugen-ulemnan-alyp-kaldyn