Равил Мусин: «Булганына канәгать булып яшәдек»
Равил Мусин: «Булганына канәгать булып яшәдек» Кояшлы, нурлы көн. Равил абый Мусинның ишек аллары, өй аллары һәм үзе яшәгән йорт эче пөхтәлек, зәвык белән балкый. Чәчәкләр хуҗаның гына түгел, ә бу нигездәге тормышның да матурлыгын, чисталыгын сөйли. Бүгенге язмамның герое – Яңа Арыш авылының акыллы, сабыр һәм тырыш улы, 82 яшьлек Мусин Равил Сәлман улы. Аның тормыш юлы сугыш чоры авырлыклары белән үрелеп барган. 1944 елның салкын февраль аенда Сәлман абый белән Гөлсем апа гаиләсендә дөньяга килгән Равилгә бәхетле балачакны тулысынча татырга туры килми. Әтисе сугышка китеп, яраланып кайта, әмма сынмый. Сугыштан соңгы авыр елларда ул гомере буе колхоз рәисе булып хезмәт итә. Халык белән уртак тел таба белгән, гадел һәм таләпчән җитәкче буларак, авылдашлары аны бүген дә зур хөрмәт белән искә ала. Кызганыч, Сәлман абый 69 яшен тутырып бетерә алмый, якты дөньядан китеп бара. Равил абый әтисен сагынып, аның турындагы якты истәлекләрне кадерләп саклый. Равил абыйның әнисе Гөлсем апа исә Казан кызы. Аның язмышы да авыл халкы язмышына тыгыз бәйләнгән. Дәвамын: https://rsloboda-rt.ru/news/җәmgyiyat/ravil-musin-bulganyna-kanagat-bulyp-iasadek-1792138257