Дингә кагылышлы сораулар
Дингә кагылышлы сораулар Көлү намазны бозамы? Иреңнең чәчен кисәргә ярыймы? Әни гөле сагыш китерәме? Көндәлек тормышыбызда динебезгә кагылышлы сораулар еш туа. Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны борчыган шундый мәсьәләләргә җавап эзлибез. Сездән килгән сорауларны без дин әһелләребезгә юлладык Һәм менә нинди җаваплар алдык. – Күптән түгел чәчтараш булып эшли башладым. Намазлы, яулыклы мөслимәгә ир-атның чәчен кисәргә ярыймы икән? Мин өйдә иремнең, ир туганнарымның чәчен ала аламмы? – Шәригатебездә хатын-кызга чит ят кешеләрнең чәчен алу тыела. Хатын-кызга махрам булган, ягъни ул кияүгә чыга алмый торган кешеләрнең (әтисе, бабасы, ире, абыйсы, энесе, балалары, ир туганнары, иренең әтисе, әти-әнисе ягыннан абый-энеләре. – ред.) генә чәчен алу рөхсәт ителә. Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/dinga-kagylysly-soraular