ТОС - район халкы мәнфагәтьләрен кайгырта
ТОС - район халкы мәнфагәтьләрен кайгырта Район үзәгендә бүгенгесе көнне тугыз территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТОСлар) көйле генә үз эшчәнлекләрен алып баралар. Боларның башында торучы һәм яңа эшкә нигез салып, даими рәвештә ярдәм итеп, олы эшләргә рухландыручы Балык Бистәсе шәһәр комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов исемен телгә алмасак язмабыз тулы булмас иде. Район үзәгендәге әлеге җәмәгать оешмаларына нигез салып аның башлап йөрүен, мөгаен, күпләр белмиләрдер дә. Бу хезмәтне башкара алырдай төпле кадрларны җирле халык арасыннан күпьеллык эшчәнлекләре нәтиҗәсендә абруй казанырга өлгергәннәрен барлап, яңа вазыйфага тарта алуы белән дә мактауга лаек. Менә шундый яңа эшне башлап җибәрүче, үз халкы белән киңәшләшеп эшләүче, ветеран җәмәгать үзидарәсе рәисләре исемнәре бүген район үзәгендә күпләргә яхшы таныш дип беләм. Без дә укучыларыбызга Раилә Дудко белән Шамил Мәхмүтовның үз халкы өчен тырышып йөрүчеләр булулары хакында тагын бер кат искәртеп үтәсебез килә. Алар икесе дә бу яңа эшне башлап йөрүчеләр буларак үз участокларында гына түгел, райондашларыбыз арасында да зур хөрмәт яуларга өлгергән җитәкчеләр. Монда мөгаен, аларның кече яшьтән үк җәмәгать эшләрендә актив катнашып, хезмәт чыныгуы алуларының да уңай йогынтысы тими калмагандыр. Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/җәmgyiyat/tos-raion-xalky-manfagatlaren-kaigyrta