💥Районыбызның өлкәннәре спортта да сынатмыйлар
💥Районыбызның өлкәннәре спортта да сынатмыйлар Районыбызда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында берсеннән-берсе кызыклы һәм файдалы чаралар күп оештырылды. Аның чираттагысы «Дельфин» спорт комплексында үтте. Бәйгедә озак еллар дәвамында «Сәламәт бул» клубында шөгыльләнүче районыбызның иң актив, һәм җитез асыл затларыбыз бик теләп катнаштылар. Биредә алар махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә дә төрле ярдәм чаралары оештыралар икән. Спорт бәйгесен ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов әлеге хатын-кызларга барысы өчен дә ихлас күңеленнән рәхмәтен белдереп, киләчәктә дә шулай активлыкларын җуймыйча, сау-сәламәт булуларын теләде. Районыбызның җәмәгать эшләрендә аеруча актив катнашучы Мәдинә Миндубаева, Нина Попова, Любовь Власова, Әнисә Сафинага тантаналы төстә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Спорт комплексы директоры Рәсим Җамалиев тә иң актив пенсионер-спортчылар Люция Шәрәфетдинова, Валентина Медведева, Сөембикә Шәфыйкованы бассейнга бушлай сертификатлар белән бүләкләде. Ә ярышлар 6 спорт төре буенча дәвам итте. Анда әлеге «Сәламәт бул» клубына йөрүчеләр арасыннан күрше Трой-Урай һәм район үзәгеннән ике команда көч сынаштылар.