Күпләргә үрнәк булырлык Равил Нәҗимов
Күпләргә үрнәк булырлык Равил Нәҗимов Әллә инде әти-әнисенең тәрбиясе үтемле булган, алар гаиләләре белән районыбызда төпләнеп, үз тормышларын күпләргә үрнәк булырлык итеп алып барулары белән мактаулы. Кече яшьтән балалары күңелендә авыл тормышына зур мәхәббәт тәрбияли алган әти-әниләргә сокланырлык. Бар гомерен районыбызның игенчелек тармагында, киеренке хезмәттә үткәргән Равил Кыям улы Нәҗимовның әти-әнисе дә шундый мәртәбәгә ия. Равил районыбызга бик күп данлыклы шәхесләр биргән Кече Әшнәк авылында, хезмәт сөючән гаиләдә олы малай булып дөньяга килгән. Әтисе Кыям абзый белән әнисе Фәүзия апа абзар тутырып терлекләр асрап, шәхси тормышларын башкалардан ким итмичә алып баралар. Алар ике улы белән кызларына да үз үрнәкләрендә яхшы тәрбия бирәләр. Равил Олы Солтан мәктәбенә йөреп урта белем ала. Шәһәргә китеп институтка укырга керергә уйлап йөргәндә аны хәрби хезмәткә чакыралар. Егет үз өлешенә тигән бурычын ерак Польша чигендә үткәрә. Киләчәк тормышына үзенең кайбер уй-фикерләренә дә шунда төпле төзәтмәләр кертә. Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/kuplarga-urnak-bulyrlyk-ravil-naimov