💥Синең янда һәрчак җылы, әни
💥Синең янда һәрчак җылы, әни Әниебез Оркыя Хәмит кызы Бәдретдинова (Сафина) 1941 елның көзендә, илдә аяныч сугыш башлангач, дөньяга килә. Әтисе сугышка киткәндә әни әле көмәндә генә була. Әтисе кем туасын да белми сугышка китә. Озакламый кыз бала туа. Әнисе, әбиебез, Маһинур, кызына Оркыя дип исем куша. Иренең кызны күрергә мөмкинлеге булмавын аңлый ана. Шулай да сәлам итеп кызының кул сызымын кәгазь битенә төшереп әтисенә хат җибәрә. Сәламләшү шуның белән тәмамлана. Озакламый, әтиләре сугыш кырында һәлак була. Әбиебез Маһинур, бик яшьли, ике баласы, дүрт яшьлек өлкән улы Тәлгать һәм әнибез Оркыя белән ятим калалар. Еллар үтә тора. Балалар да үсә төшәләр. Маһинур әбиебез мәктәптә хуҗалык эшләрендә эшли. Балалар да кул арасына керә башлыйлар. Укуларында да укыйлар, әниләренә дә мәктәптә утын ташу, мичкә ягып томалау, идән юу эшләренә булышалар. Тормыш арбасына бергәләп җигелеп көн күрәләр. Балалар мәктәпне тәмамлагач та еракка китмиләр. Абыйлы- сеңелле Сафиннар, авылда, җиң сызганып колхоз эшенә керешәләр һәм әниләренә дә булышалар. Әбиебез гомер буе шул эшендә эшләгән. Ике баласы да үз гаиләләрен корганнар. Тәлгать абый колхозда ат җигеп эшләде. Хәләл җефете белән дүрт кыз тәрбияләп үстерделәр. Әниебез дә үз авылы егете Рафаэльгә кияүгә чыгып, безне, абый, сеңел һәм ике игезәк кызны тәрбияләп үстерделәр. Йорт салдылар, берне түгел, икене. Әти колхозда трактор, машина йөртү эшендә булды. Әни колхозда бәрәңге, чөгендер басуында, ындыр табагында эшләп, 55 яшендә лаеклы ялга чыкты.