Бүген 28 нче сентябрь көнне якташыбыз, Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Хәкимов А... — 28 сентября 2026 г. в 07:53:21.820
Бүген 28 нче сентябрь көнне якташыбыз, Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Хәкимов Алмаз Хәмитовичның туган көне. Алмаз Хәмитович районыбыз Башлыгы урынбасары, Башкарма комитет Җитәкчесе кебек җаваплы вазыйфаларда фидакарь хезмәт куйды. Хөрмәтле Алмаз Хәмитович! Туган көнегез уңаеннан ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Районыбыз белән тыгыз элемтәдә булганыгыз, күрсәткән ярдәмнәрегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Нык сәламәтлек, җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләгезгә иминлек телибез! Якыннарыгыз һәм дусларыгыз һәрчак терәк булсыннар, куйган максатларыгыз тормышка ашсын!