Бүген 27 нче сентябрь көнне якташыбыз, этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, а... — 27 сентября 2026 г. в 08:24:10.191
Бүген 27 нче сентябрь көнне якташыбыз, этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Әхмәтханов Җәүдәт Йосып улының туган көне. Хөрмәтле Җәүдәт Йосыпович! Туган көнегез уңаеннан ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Районыбызга һәм туган җирлегегезгә күрсәткән ярдәмнәрегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Нык сәламәтлек, җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләгезгә иминлек телибез! Якыннарыгыз һәм дусларыгыз һәрчак терәк булсыннар, куйган максатларыгыз тормышка ашсын! Сәламәтлек ташламасын Сезне, Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта. Яшәү яме, дөнья иминлеге Юлдаш булсын сезгә һәрчакта.