Башкалабызның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарс... — 27 сентября 2026 г. в 06:23:27.626
Башкалабызның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның атказанган артисты, абыем Алмаз Фәтхуллинга 50 яшь тулуга багышланган М.Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Казан егетләре" бенефис- спектакле булды. Кәрим Тинчурин артистлары бик матур спектакль куйды.Аларга киләчәктә дә иҗат уңышлары, сәламәтлек,шатлык- сөенечләр теләп калам! Хөрмәт итеп килгән авылдашларга, райондашларга, якташларга һәм дә зал тутырып килгән тамашачыларга олы рәхмәт.
241 просмотров