Теләче урта мәктәбе укучылары, Ильяс Халиковның "Мөнбәр" татар-дини театры артистлары т... — 26 сентября 2026 г. в 09:21:03.837
Теләче урта мәктәбе укучылары, Ильяс Халиковның "Мөнбәр" татар-дини театры артистлары тарафыннан, Гөлүсә Батталова пьессасы буенча куелган, "Тылсымлы пароль" дип исемләнгән спектаклен тамаша кылдылар. Тамашачылар арасында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов да бар иде. Татар теле һәм туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән эшләнгән шушы әкияти спектакль беренче булып Теләче районында күрсәтелде. Без моның өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикабызда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Рәисе Марат Готыф улы Әхмәтовка рәхмәтлебез.