Бүген 24 нче сентябрь көнне Татарстан Республикасының баш казые, ТР мөселманнары Диния ... — 24 сентября 2026 г. в 11:29:23.900
Бүген 24 нче сентябрь көнне Татарстан Республикасының баш казые, ТР мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасының Балтач районы мөхтәсибәте җирле мөселман дини оешмасы имам-мөхтәсибе, күренекле дин эшлеклесе Җәлил хәзрәт Фазлыевның туган көне – 70 яшьлек юбилее! Хөрмәтле Җәлил хәзрәт! Барлык Теләче районы мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез – 70 яшьлек күркәм юбилеегыз белән ихлас тәбрик итәм! Республикабызның баш казые вазыйфаларын намус белән башкарып, халкыбызның рухи - әхлакый кыйммәтләрен саклау, милли үзаңын үстерү, яшьләргә динебезне өйрәтүдә куйган фидакарь хезмәтегез, төпле киңәшләрегез өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәм. Үтемле вәгазьләрегез, хикмәтле фикерләрегез аша халкыбызның иманын ныгыту, ислам динен көчәйтү юнәлешендәге тырыш гамәлләрегез зур ихтирамга лаек. Сезгә Аллаһ Тәгалә ныклы сәламәтлек, хәерле, озын гомер, ике дөнья бәхетенә ирешүне насыйп итсен! Алдагы тормышыгызда зур уңышлар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим.