Район юл хуҗалыгының фидакарь хезмәткәрләре — монтаж һәм юл төзелеше мастеры Рафис Гусм...
Район юл хуҗалыгының фидакарь хезмәткәрләре — монтаж һәм юл төзелеше мастеры Рафис Гусманович Гусамов, машина йөртүче Дамир Нургалиевич Нургалиев һәм асфальт-бетончы Илдар Хакимуллович Яруллин Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Райондашларыбызны чын күңелдән котлыйм! Районыбыз юллары һәрвакыт сезнең кебек үз эшенең осталары кулында булсын.
281 просмотров