Район хуҗалыкларында 10 мең 125 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 3 мең 289 башы са... — 17 сентября 2026 г. в 10:42:43.649
Район хуҗалыкларында 10 мең 125 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 3 мең 289 башы савым сыеры. Көнлек савым 69 тонна. Әлеге күрсәткеч узган елга караганда 101 процент. Савылган сөт бер сыерга 20,9 килограмм тәшкил итә. Терлекчелекнең торышын анализлау, аларга киләчәккә бурычлар кую максатыннан хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре белән түгәрәк өстәлләр уздыра башладык. Беренчесе "Игенче", КФХ "Ахметова Г.Ф." белгечләре белән үткәрелде.
256 просмотров