Бүген Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Галеевна Кәримованың туган көне, аңа 88 — 15 сентября 2026 г. в 12:47:41.400
Бүген Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Галеевна Кәримованың туган көне, аңа 88 яшь тулды. Ул үзенең тырыш хезмәте белән зур уңышларга ирешкән. 15 яшеннән Ленин исемендәге тәҗрибә җитештерү хуҗалыгында сыер сава башлый. 1966 елда, социалистик йөкләмәләрне арттырып үтәгән өчен Ленин орденына лаек була. Гөлбикә апа Кәримова берничә мәртәбә СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша һәм медальләр белән бүләкләнә. КПСС әгъзасы була, КПССның XXV съезды депутаты итеп сайлана, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Гөлбикә Галеевнага алга таба да сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Һәрчак якыннары янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын!