Бүген 13 нче сентябрь көнне җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депу... — 13 сентября 2026 г. в 06:35:28.607
Бүген 13 нче сентябрь көнне җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, районыбызның Шәрәфле гражданины Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улының туган көне! Хөрмәтле Нәҗип Нәкыйпович ! Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, хезмәтегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхетле көннәр телим. Без Сезне районыбызның социаль-экономик үсешенә үзеннән зур өлеш керткән, заман сулышын тоеп яшәүче, олы җанлы, тынгысыз җитәкче итеп таныйбыз һәм хөрмәт итәбез.Районыбызда Сез җитәкләгән чорда зур эшләр башкарылды, халкыбызның тормыш - көнкүреш дәрәҗәсе тагын да яхшырды. Моның өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Тырыш хезмәтегез, көчле оештыру сәләтегез, заманча фикерли белүегез, хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен уңышлы яклый белүегез белән Сез республикабызда зур абруй һәм ихтирам казандыгыз. Сезгә күңел күтәренкелеге, гаилә бәхете, яңадан-яңа куанычлар телим. Куйган хезмәтегез үзегезгә бәхет-шатлык булып әйләнеп кайтсын.