Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Теләчебездә "Алга" дип исем...
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Теләчебездә "Алга" дип исемләнгән ябык футбол манежын ачу чарасында катнашты. "Без киләчәктә дә республика халкына спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруны дәвам итәрбез. Заманча объектларда балалар да, профессиональ спортчылар да күнекмәләрен ныгыта алырга тиеш. Егет-кызларыбыз Татарстан данын Россия һәм дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда лаеклы рәвештә яклый алсын өчен барысын эшләрбез!"- ,диде Рөстәм Нургалиевич үз чыгышында. Соңыннан Рәис район активы белән очрашты. Биредә сүз авылларның киләчәге, яңа эш урыннары булдыруга игътибар юнәлтү хакында барды.