Бүген, 7 октябрьдә, Россияда тугызынчы тапкыр йөкле хатыннар көнен билгеләп үтеләр. Бу ...
Бүген, 7 октябрьдә, Россияда тугызынчы тапкыр йөкле хатыннар көнен билгеләп үтеләр. Бу бәйрәм безнең барыбызга да киләчәк тормыш бүләк итүчеләр турында кайгыртудан башлануын искәртә. Теләче районыннан Нигъмәтуллиннар гаиләсенә яңа туган балага бүләк комплекты тапшыру дулкынландыргыч вакыйга булды. Марат Айрат улы шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара, Ләйсән Илгизәр кызы – балалар бакчасы мөдире. Гаиләдә инде 15 яшьлек Самат һәм 10 яшьлек Ләйлә үсеп килә, ә 1 октябрьдә кечкенә Дилә дөньяга килә. Мондый гаиләләр – Татарстанның байлыгы. Чөнки өйдә балалар көлүе-әти-әниләр өчен генә бәхет түгел. Бу безнең республиканың киләчәге. Шуңа күрә һәр әнинең бала табарга әзерләнүе, кайгыртучанлык күрсәтелүен белеп торуы аеруча мөһим. Һәр бала мәхәббәттә үссен, ә ата-аналар иртәгәге көнгә ышаныч белән карасыннар.