Казан дәүләт филармониясендә якташыбыз, бөек татар җырчысы, ТАССРның атказанган артисты...
Казан дәүләт филармониясендә якташыбыз, бөек татар җырчысы, ТАССРның атказанган артисты Таһир Габдулла улы Якупов исемендәге "Моңлы гармунлы" җыр фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Традициягә әверелгән әлеге мәртәбәле мәдәни чара быел да зур тантана белән тәмамланды. Дүрт еллык тарихы эчендә фестиваль чын мәгънәсендә халыкара дәрәҗәгә чыкты — анда Россиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Төркиядән, Кытайдан, Эстониядән һәм башка илләрдән 600гә якын башкаручы катнашты. Быел исә конкурста катнашырга Россиянең төрле төбәкләреннән 160 кеше теләк белдергән. Фестивальнең яшь чикләре дә сокландыра: иң яшь катнашучыга — 12, ә иң өлкәненә 86 яшь иде. Бәйгенең сайлап алу турлары Теләчедә, Казанда һәм Уфада оештырылды. Нәтиҗәдә, кызу көндәшлек эчендә 20 дипломант һәм 10 лауреат ачыкланды. Фестивальнең иң югары бүләгенә — Гран-прига — Теләче районының сәләтле җырчысы Руслан Кабиров лаек булды. Чараны оештыручыларга, аерым алганда Теләче мәдәният бүлегенә, "Китап" милли радиосына, оештыру комитеты рәисе Алмаз Таһирович Миргаязовка, фестивальнең генераль продюсеры Җәүдәт Маннанович Гыйльмановка, районының моң яратучы халкына һәм залны тутырып килгән барлык тамашачыларга олы рәхмәтемне белдерәм. Таһир Якуповның якты истәлеге, халык җырлары һәм милли моңнарыбыз әлеге фестиваль аша һәр буын күңелендә яшәвен дәвам итәчәк.