Якташыбыз, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Кәрим Тинчурин ис...
Якташыбыз, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының тамашачылар буенча директор урынбасары Илфат Хисаметдин улы Фахертдиновның туган көне. Хөрмәтле Илфат Хисаметдинович! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән кайнар котлыйм! Гаиләгезнең, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Сәламәтлек ташламасын Сезне, Һәрбер көне үтсен шатлыкта. Яшәү яме, дөнья иминлеге Юлдаш булсын сезгә һәрчакта.