Хөрмәтле әтиләр!
Хөрмәтле әтиләр! Барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм! Сезгә иң мөһиме — ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм күңел тынычлыгы телим. Үстергән балаларыгызның һәрвакыт игелеген күрергә насыйп булсын. Алар өчен тормышта үрнәк, ныклы терәк булып яшәгез. Һәрбер бала әти-әнисенең җылы кочагында үссен, бәхетле булсын. Ныклы канат астында балачакның кадерен белеп яшәргә язсын нәниләргә. Мин дә үз әти-әниемә үстергәннәре, биргән тәрбияләре өчен чиксез рәхмәтлемен. Ә инде бүген арабызда булмаган, мәңгелеккә киткән якыннарыбызның урыннары оҗмах түрләрендә булсын...