😍 Мине югалтмадыгызмы?
😍 Мине югалтмадыгызмы? Чөгендер кырында үскән балаларга балачакны искә төшерергә җай чыкты 😊 Чөгендер дигәннән, бер балачак истәлеге. Кайда эшләвеңә карамастан, бездә элек һәр хатын-кызга кимендә 1 гектар шикәр чөгендере бирәләр иде. Миңа 3 яшьләр булганмы икән, әле кәтмән тотып, чөгендер сирәкләр яшьтә булмаган инде. Шулай да кырга ияреп барганмын. Күрше авылның ферма башняларын күрсәтеп: "Бу Америкамы", - дим икән. "Америка", - дигәннәр 😊 Сумка тирәсендә утырып тору ардырган күрәсең, берзаман әнкәй борылып караса, Розадан җилләр искән. Кайдан эзләргә? "Америка" ягына киткәнме, янәшәдә кечкенә генә булса да Бола елгасы, әрәмәлек, олы юл... Мин бер дә Америкага китмәгәнмен, өйгә кайтканмын, ничек кайтуым истә түгел, кайткач бик каты эләктерүләре онытырлык булмады 🤭 Аннан кияүгә чыгып, Зәйгә киткәч, бер туганыбыз: "Америка, Америка дигән иде, тәки әллә кая киткән икән", - диде 😊 Зәй безгә бик ерак шул инде. Шундый истәлек❤️