— Фарил абый, соңгы вакытта бакчачылар арасында күкҗиләк (голубика) популярлашып килә. ...
— Фарил абый, соңгы вакытта бакчачылар арасында күкҗиләк (голубика) популярлашып килә. Әмма аның белән “дуслаша” алучылар күп түгел әле. Сездә күкҗиләк тә күп икән. — 2021 елда алты төп күкҗиләк утырткан идлек. Башта җаен да белеп бетермәгәнбез. Әче туфрак кирәк дигәч, нарат посадкасынан әче туфрак алып кайттык. Нарат төбендәге коры ылысларын аласың, аның астында күп дигәндә 10 см гөмбә исе килеп тора торган, черегән ылыс, күркәләрдән ясалган катлам бар, шуны салдык. Үсеп киттеләр алар. Аннан аңладык инде, ул гына җитми икән. Хәзер күкҗиләк өчен “Агробалт”ның әче туфрагын сатып алабыз. Чокырларын зурайтып, тирәсенә куелган полиэтиленын алдык. Киңлеген 90 см, тирәнлеген 40 см итеп казып, астына ылыс тутырдык, аннан бер чокырга 250 л исәбеннән “Агробалт” салдык, калганы — черегән ылыслар, азрак пычкы чүбе. Күкҗиләкнең тамырлары өстә генә, янга таба китә. Элек утырткан алтысы әйбәт уңыш бирә инде. Өстәп тагын 4 төп утырткан идек, алары да үсеп килә. Күкҗиләкне гел мүлчәләп торабыз, бакча башындагы наратның ылысларын элек тырмалап түгә идек, хәзер аңа да урын чыкты. Көздән 10-15 см мүлчә салып калдырабыз. Ул акрынлап чери, көзен тагын өстибез. Язын карлар эрегәч, бер-ике уч чамасы күкерт сибәм. Гранулалы күкерт яхшы. Тагын азофоска яки нитроаммофоска сибәм. Тамчылы су сипкеч ясалган. Күкҗиләк — индикатор кебек. Җәен яфракларын яшел тотарга кирәк. Аз гына кызара башласа да, туфракның әчелеген арттырырга ашыгыгыз. Лимон кислотасын килограммлап алып куям. 10 л суга 1 аш кашыгы лимон кислотасы кушып сибәм. Көзен яфраклары кызару табигый, бик матур булып бакчага ямь биреп тора. Күкҗиләккә тирес, көл сибәргә ярамый. Бакчадагы тиресле сулар кермәсен өчен азрак калкурак итеп утыртыгыз. Мин покрыжкака куйдым, бик матур итеп утыралар. (Кукмара районы Зур Сәрдек авылында яшәүче Фарил Горохов белән әңгәмәдән). Роза Нургалиева.