Төшке ашка бер тәмле әйбер пешердем. #халыккабатларгасорады 🧑🍳
Төшке ашка бер тәмле әйбер пешердем. #халыккабатларгасорады 🧑🍳 Беренче тапкыр әзерләгәч, нәрсә икәнен әйтми тордым. Кузаклы фасоль дип уйладылар, тәмендә аерма юк диярлек. Сарымсак уклары сындырылып бетмәсә, пешереп карагыз. ✅ Суганны вак итеп турап, үсемлек маенда йомшарганчы кыздырырга. Сарымсак укларын 4-5 см озынлыкта турап салырга. Тәменчә тоз, борыч өстәргә һәм болгаткалап йомшарганчы пешерергә. Макаронга да, бәрәңгегә дә менә дигән!