-Хэерле коннэр. Тагын бер соравым бар иде( крыжовник чыкты, э жимешлэрен йонлы элпэ кап...
-Хэерле коннэр. Тагын бер соравым бар иде( крыжовник чыкты, э жимешлэрен йонлы элпэ каплады, кугэрде ботен жимеше дэ. Нишлэтергэ икэн аныы? - Кызудан соң кинәт, яңгырлы, салкынча һава торышы урнашу сәбәпле крыжовник ончыл чыкка (мучнистая роса) чиренә бирешкән. Моңа артык ботакларын кисмәү, бакчада җил йөрмәү дә сәбәпче. Крыжовникны койма буена утыртмагыз. Хәзер бакчаларны койма белән әйләндереп алалар, җил йөрми. 🌱 Карлыгын, крыжовникта ончыл чык (мучнистая роса) чире булмасын өчен көл эремәсе сиптерергә кирәк. 📌 10 л җылы суга 4 аш кашыгы агач көле кушарга. Шуңа 40 г кер сабынын угычтан уып салырга кирәк. Өч тапкыр көн аралаш шушы эремә белән эшкәртсәгез, бар да яхшы булачак. ❗Бер препарат белән таныштырам. "Тиовит джет" – ончыл чыкны гына түгел, корткычларны да юк итәчәк. Карлыган, крыжовник, виноград, розаларны да эшкәртә аласыз. Бу препарат бал кортлары, кеше өчен куркыныч түгел. Эшкәрткәннән соң ике көннән җимешләрен юып ашарга ярый.