Карлыган тиз үрчи, бездә үсенте җитәрлек. Төяп кайттык, утыртып куйдык. Авылда җиләк-җи...
Карлыган тиз үрчи, бездә үсенте җитәрлек. Төяп кайттык, утыртып куйдык. Авылда җиләк-җимеш бакчасы ясыйсы килә. Беләм, соңгарак калды, көннәр бик тиз уза, өлгереп булмый. Карлыган утырту. Чокырына: черемә, бер уч Микориза гөмбәчеге (бу гөмбәчекләр тамырны ныгыта, тамыр җибәрергә булыша), вермикулит (дым сакларга булыша, җирне көпшәкләндерә), су һәм Корневин (10 л суга 10 г кушып чокырына салам). 🫐 Үсегез, карлыганнар.
Канал в каталоге Максиметера
3 339 подписчиков · Еда и рецепты