Чөгендер маринадлау
Чөгендер маринадлау 🌱 Рецепт личкага килде, ясап караган кешеләр булса, языгыз әле. Вак чөгендерләрне пешереп алабыз. Суытабыз, кабыгын әрчибез. Урталай турап, стер. банкага тутырабыз. 1л суга 6-7 түгәрәк борыч, 3-4 душистый борыч, 4 лавр яфрагы, 1 аш кашыгы тоз салып кайнатабыз. Кайнап чыгуга банкаларга агызабыз. Шул банкаларны кабат суга утыртып 30 минут кайнатып алабыз, 1әр аш кашыгы 9%лы уксус салып ябып куябыз. Кышка менә дигән чөгендер була. Мин шуба салатына бик яратып кулланам.