Минем байлык - минем еллар!
Минем байлык - минем еллар! Күз янындагы сырларым - Елмайганнан! Маңгайдагы буразналар - Уйланганнан... Күз төбендәге "елгалар" - Елаганнан... Бит очымдагы чокырлар - Җырлаганнан... …Исем китми, үземнеке - Матур алар! Буразналар, җыерчыклар- Минем байлык - Үткән еллар! Упкыннарны кичә-кичә, Авырлыкны җиңә-җиңә, Сабыр канатларын кагып - Үткән юллар! Борчу-сагыш Үкенечләр Үткәннәрдә, Сагышларны салдым тирән Диңгезләргә! Мина язмыш буләк иткән Гомеремдә Җырлап яшим, Шулай рәхәт Күңелемә! Рәзинә Сәетгәрәева