- Бүген бездә кабак көне. Иртәгә дә шулай булачак 😊
- Бүген бездә кабак көне. Иртәгә дә шулай булачак 😊 Итсез тора алмаган абзагызның кулыннан кашыгы төшеп китте. Ярата ул кабак ашын, "иртәгә дә", - дигәнне генә ошатып бетермәде 🤔 Кеше анда бәрәңге чери быел дип зарлана, ә бездә кабакның сакланасы килми. Турадым да, турадым. Кабак ашы, кабак салаты, кабак согын да ачмадым инде, артыкка китәр... Ашы да, салаты да тәмле. Бу салат фета сыры белән тагын да тәмлерәк буладыр. 🥗 Гел ит димәгән, сезонда файдалы яшелчәләр ашарга кирәк.