Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
Новости
Район яңалыклары, аш-су, файдалы киңәшләр, сәламәтлек һәм мөһим хәбәрләрне бездән укый аласыз.
Загружаем канал…
Сайт использует куки. Нажимая «Хорошо», вы соглашаетесь на обработку данных.
Новости
Район яңалыклары, аш-су, файдалы киңәшләр, сәламәтлек һәм мөһим хәбәрләрне бездән укый аласыз.
Бүген Балтач урта мәктәбе укучысы Газизова Әмирә Казан шәһәрендә «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Укытучылар көне уңаеннан уздырылган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесендә Әмирә Рәхмәт хатына ия булды. Котлыйбыз.
Янгын чыгып йортсыз калган, шул янгында кызларын югалткан Кәлимуллиннар гаиләсенә ярдәм кирәк Бүген төнлә Иске Салавыч авылында янгын чыгып, Кәлимуллиннар гаиләсенең йорты яраксызга әйләнде. Иң аянычлысы әлеге янгын нәтиҗәсендә аларның 14 яшьлек кызлары һәлак булды. Гаилә өсләрендәге бер кат кием белән урамда калды. Өйнең эчке ягы янган, җиһазлар, кием-салым, башка кирәк-яраклар корымга батып, янгынны сүндергәндә су белән чыланып, бөтенләй яраксыз хәлгә килгән. Хөрмәтле райондашлар! Кеше кайгысына битараф калмыйча, мөмкинлектән чыгып ярдәм итсәк иде. Акчаны күчерү өчен реквизитлар: 40817810267090019170 Татарстанский РФ АО "Россельхозбанк " В назначении платежа обязательно указать "помощь погорельцам " Счет привязан к номеру +79179354066 - Калимуллина Гульназ Маратовна
⚡️В Балтасинском районе при пожаре погиб ребенок - организована проверка 12 октября примерно в 23.30 произошло возгорание частного дома в селе Старая Салаусь Балтасинского района. В результате пожара частично сгорело жилое помещение. По предварительным данным, происшествие произошло в результате неисправности проводки. В результате пожара погибла 14-летняя несовершеннолетняя. ❗️Для выяснения всех обстоятельств на место происшествия выезжал прокурор Балтасинского района Алмаз Сагитзянов. Органами следствия по данному факту возбуждено уголовное дело по ст. 109 УК РФ. Ход следствия - на контроле надзорного ведомства. #пожар #Балтаси Подписаться на Прокуратуру Татарстана в ТГ / Мах
Балтач районы мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби хезмәт нигезләре буенча «Авангард» уку җыеннары башланды. Бу чара ел саен яшьләрнең хәрби-патриотик тәрбиясен үстерү һәм аларны тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү максаты белән оештырыла.Егетләр медицина, тактик, физик, техник әзерлек һәм хәрби топография чараларында катнашалар. Алар биредә беренче ярдәм күрсәтүне, тактик маневрларны, физик сынауларны һәм техника белән эш итүне өйрәнәләр, шулай ук хәрби топография буенча белемнәрен арттыралар. - Программада каралган чаралар яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, рухи һәм физик яктан чыныктыру, егетләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә исәпләнгән, - ди ди чараны оештыручылар. Җыеннарда Балтач, Арча, Саба районнары егетләре катнаша.
Сегодня состоялся выездной день донора в Балтасинском районе. Перед процедурой сдачи крови все добровольцы обязательно проходят предварительное медицинское обследование для проверки показателей здоровья и допуска к донации
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Пүскән авылыннан Равил Фәтхетдин улы Бәдретдинов һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Орденны һәлак булган батырыбызның улына тапшырдылар. Батырлар даны мәңгелек!
Хәерле, имин кичләр булсын!
«Батыр» яшьләр үзәгендә милли көрәш буенча тренер Альберт Алимасович Миннеханов белән һөнәри юнәлешкә багышланган очрашу узды. 1979 елда ул РСФСР чемпионы булган, хәзер исә үз осталыгын балаларга тапшыра.Ул шөгыльләнгән балалар төрле дәрәҗәдәге ярышларда даими рәвештә призлы урыннар яулый. Альберт Алимасович балаларга чемпион булуның төп сере - тырышлык һәм спортка мәхәббәт икәнен искәртте.
Рамил Бикбаев: «Җомга көнне госел коену – ул сөннәт гамәл». – Җомга көнендә госел алып мәчеткә, намазга барырга, тиешле дип әйтәләр. Кичтән, кояш баегач мунча кереп яисә госел алсаң, аннан соң җомгага барсаң, бу таләпкә туры киләме? Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә. – Җомга көнне госел коену – ул сөннәт гамәл. Җомга намазында гадәттә мөселманнар күп җыела, аның барышында аларның бер-берсеннән авыр ис килеп, комачауламасын өчен гөсел коену кабул ителгән. Әгәр дә кеше җомга алдыннан авыр, тир чыгара торган эштә эшләмәсә, аның кичтән госел алуы максатка яраклыдыр.
Машина йөртүчеләр шиномонтажларга барырга ашыкмый әле, гәрчә, белгечләр җәйге тәгәрмәчләрне кышкыларына алыштырырга киңәш итә инде. Тәгәрмәч алыштыруны ни өчен кичектерергә ярамый һәм бу хезмәт ничә сумга төшәчәк? – укыгыз
Айгөл Таҗиевдан хинкали рецепты. Камыр өчен кирәк була 400 гр он, 200 мл салкын су, 20 мл үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз. Эчлек өчен фарш, суган,бераз су, сарымсак,яшеллек,тоз, борыч кирәк була. Хинкалиларны суда пешереп алабыз, табынга берәр төрле соус белән бирәбез.