Социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен бөек татар шагыйренең туга... — 20 июля 2026 г. в 16:00:01.454
Социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен бөек татар шагыйренең туган ягы — Кырлай авылына экскурсия оештырдылар. Алар Габдулла Тукайның тормышы, аның иҗаты һәм яңартылган дәүләт әдәби-мемориаль музее белән таныштылар. Соңыннан Ия елгасының матур яры буйлап сәяхәт иттеләр.Мондый мәдәни-ял чаралары рухи якны ныгытуда, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләүдә бик кирәкле һәм файдалы чара.

